Регионнарга транспорт салымын 10 тапкыр арттыру хокукы бирелде

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе
Д. МедведевНДПИ һәм транспорт салымы ставкаларын үзгәртә торган  2010 елның 27 ноябрендәге 307-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Салым кодексының 342 һәм 361 статьяларына төзәтмәләр кертелә.
Нефть продуктларына акцизалар күтәрелү сәбәпле автомобильләргә, мотоциклларга, мотороллерлар, автобусларга, башка үзләре йөри торган транспорт чараларына, һава тутырылып хәрәкәт итүче һәм чылбырлы йөрү машиналары һәм механизмнарына, кар автомобиле, моточанага транспорт салымы 2 тапкыр төшерелә.
Әмма бу ставкаларның төшереләчәге турында сөйли. Эш шунда, әлеге закон тарафыннан регионнарга салым ставкасын күтәрү яисә төшерү хокукы бирелә, әмма 10 тапкырдан да арттырырга ярамый.
Моннан тыш, субъектларга транспорт салымын егәрлекләре 150 ат көче һәм аннан азрак булган җиңел машиналар мөнәсәбәтендә төшерү (нольгә кадәр) хокукы бирелә.
НДПИ кагылышлы: тоздан, судан арындырылган һәм стабилизацияләнгән нефтькә карата салым ставкасы 1т. өчен2012 елның 1 гыйварыннан 419 сумнан 446 сумга кадәр үстереләчәк, 2013 елның 1 гыйварыннан – 470 сумга кадәр.
2011 елның 1 гыйнварыннан яна торган табигать газын табуга 237 сум күләмендәге салым йөкләнгән, 2012 елның 1 гыйварыннан куб.м 1 меңе өчен – 251 сум, 2013 елдан – 265 сум булачак. Моңа кадәр куб.м 1 меңе өчен – 147 сум ставкасы кулланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International