Дәүләт граждан хезмәте вакант вазыйфасын биләүгә конкурс

2010 елның 8 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды:
 
- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча үзидарә органнары белән багланышлар Департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсен хокукый яктан тәэмин итү һәм контрольдә тоту әйдәүче консультанты.
 
Конкурста 2 дәгъва итүче катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә Газизулина Юлия Рәшит кызы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчесе итеп игълан ителде;
- Казан шәһәре Яңа-Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 7 номерлы суд участогының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч
Конкурста 2 биләнүче вазыйфаны дәгъва итүче катнашты. Ике дәгъва итүче өчен дә бертигез санда тавыш бирелү сәбәпле конкурсның җиңүчесе билгеләнмәде.
Комиссия эшчәнлегендә бәйсез эксперт, “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлеге Аппаратының җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашты.
 
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International