Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм юридик клиникалар эшчәнлегенә багышланган семинар-утырыш
2010 елның 10 декабре, җомга
Бүген Икътисад, идарә әм хокук институтында (Казан ш.) Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм юридик клиникалар эшчәнлегенә багышланган III Регионнарара семинар-утырыш узды, ул Институт тарафыннан Татарстан Республиксы Прокуратурасы белән берлектә оештырылды.
Инде берничә ел Россиядә чынбарлыктагы клиник хәрәкәт яшәп килә, ул юридик факультетлар студентларын инновацион укыту методы булып тора.