2016 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына конкурста 14 кеше катнашты.
Комиссия карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:
Хафизова Ләйсән Әнвәр кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары консультанты вазыйфасына;
Туктамышева Илнария Илгиз кызы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Шәймәрданова Диләрә Фәрит кызы Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Васильева Ирина Равил кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 13 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Талипова Ләйсән Зөфәр кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Докукина Арина Васильевна Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Талыпова Наталья Анатольевна Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Шәйхиева Гүзәлия Мансур кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Михайлова Наталья Владимировна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Киров суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин һәм А.Н.Туполев исемендәге КФТМУ “ЭКОП”МҮ - КАИ доценты катнаштылар.