Гомуми юрисдикциядәге судлар өчен Ысулый тәкъдимнәр расланды

2010 елның 11 декабре, шимбә
РФ судьялар Советы 2010 елның 2 декабрендәге Карары белән гомуми юрисдикциядәге судлар тарафыннан мәгълүмат һәм (яисә) шул ук билгеләнештәге техник средстволарны формалау буенча Ысулый тәкъдимнәрне раслады.
Гражданнарның, шул исәптән оешмалар (юридик затлар), җәмәгать берлекләре, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренең ачык суд утырышында катнашуыннан тыш, кулланучыларны мәгълүмат белән танышу турындагы мәгълүмат белән тәэмин итүнең; суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында халыкка җиткерүнең (бастырып чыгаруның); суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматны Интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә урнаштыруның; архив фондта урнаштырылган суд эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән мәгълүматтан файдаланучыларны таныштыруның бер ысулы булып һәм мәгълүматтан файдаланучыларга аларның мөрәҗәгате буенча судлар эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү булып судлар, Суд департаменты, Суд департаменты органнары, суд җәмгыяте органнары урнашкан биналарда Федераль законның 16 статьясы нигезендәге таләпләрне исәпкә алган мәгълүмат урнаштыру тора.
Суд департаменты тарафыннан эшләнгән гомуми юрисдикциядәге судларның мәгълүмати стендлар формалау һәм (яисә) шундый ук билгеләнештәге техник чаралар куллану буенча Методик рекомендацияләрдә тиешле судның эшчәнлеге турында агымдагы мәгълүмат исемлеге бар, әлеге рекомендацияләр судның эш тәртибен, шул исәптән гражданнарны (физик затларны), оешмалар вәкилләрен (юридик затлар), җәмәгать оешмалары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен судта эшләрне карау мәсьәләләре һәм башка суд эшчәнлегенә бәйле булган мәсьәләләр буенча кабул итү тәртибен билгелиләр; судта үз-үзеңне тоту тәртибен һәм хокук бозучыларга карата чараларны; суд уздырыла торган бинага һәм суд урнашкан бүлмәгә кертү тәртибен; суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу шартларын һәм тәртибен билгелиләр; тыңлауга билгеләнгән эшләр буенча суд утырышының көне, вакыты, урыны һәм предметы турында мәгълүмат бар; башка мәгълүматтан файдаланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү өчен кирәк булган мәгълүмат, шулай ук аның стендта яңартылу срокларын билгелиләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International