Коррупциягә каршы дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү кысаларында районның коррупциягә каршы комиссиясе эшенең оештырылышы, шул исәптән хезмәткәрләрнең эш урыннарында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия,Татарстан Республикасының Алабуга шәһәре һәм республиканың Алабуга муниципаль районы буенча хәрби комиссариаты бүлегендә коррупциягә каршы тору комиссиясе, “Алабуга үзәк район хастаханәсе” ГАУЗда коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру комиссиясе эшенең оештырылышы мәсьәләләре каралды.

Тикшерү уздыру барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре районда коррупциягә каршы пропагандага юнәлдерелгән социологик тикшеренүләр, мәгълүмат бирү-агарту акцияләре уздыруның уңай практикасы белән таныштылар, әлеге өлкәдә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе А.В. Романов  һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору һәм хокук яклау структуралары хезмәттәшлеген координацияләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе О.Н.Ильина белән фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International