2016 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип табылдылар.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.