“Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының чираттагы этабы

2016 елның 9 сентябре, җомга

2016 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың 2014 елның 18 ноябрендәге 01-02/480  номерлы боерыгы белән оештырылган “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының ярымфинал этабы узды.

Конкурс кысаларында җәмәгать судьялары аппаратларының ярымфиналга узган 21 хезмәткәре дәүләт граждан хезмәте нигезләрен белүгә һәм профессиональ компетентлыкка тест уздылар. Конкурсантларның җавапларына бәяләмә нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясенең финал этабына узган катнашучылар билгеләнәчәк утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International