Анна капиталыннан файдалана алу срогын, аны торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән очракта, озайтырга тәкъдим ителә...

2010 елның 14 декабре, сишәмбе
Дәүләт Думасына “Балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар турында” Федераль законның 7 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кертелде, ул ана (гаилә) капталы акчаларын торак җир төзү яисә сатып алу өчен алынган кредит яисә акча алып торуның төп бурычын һәм процентларын түләүгә юнәлдерүгә, кредит алу шартнамәсенең датасына карамастан, юл куя.
Әлеге Закон нормасы 2009 елда кризиска каршы чара буларак кертелгән иде.
Әлеге чараның ихтыяҗлылыгын исәпкә алып, закон проекты тарафыннан ана (гаилә) капиталын ипотека кредиты иясә торакка акча алып тору юлы белән торак шартларын яхшыртуга юнәлдерүне тыйган 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен көчләрен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International