Татарстанда юрист көне

2010 елның 15 декабре, чәршәмбе
2008 елның 3 декабреннән башлап илебезнең юридик җәмгыяте яңа һөнәри бәйрәмен билгели – Юрист көне, әлеге дата Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган.
Ике ел элек, 2005 елның 22 декабрендә Гамәлгә кую Съезды узды, анда “Россия юристлары Ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасын төзү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында Россия юристлары Ассоциациясенең региональ бүлеге 2007 елда төзелгән. Төзелгән көненнән үк аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкли.
Узган көнне “Казан” ММҮ Юрист көненә һәм Россия юристлары Ассоциациясе төзелүенә 5 ел тулуына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге әгъзалары, хокук идарәләренең юристлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары бүлекләре: Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук территориаль федераль органнарының юристлары.
Суд системасыннан ТР Конституцион суды, ТР Югары суд, ТР Арбитраж суд, Идел буе округының Федераль арбитраж суд судьялары бәйрәмдә катнашты.
Бәйрәм чарасында ТР Прокуратурасы, РФ Прокуратурасы каршында Тикшеренүләр идарәсенең ТР буенча Тикшеренү комтеты, ТР буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе, ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталар, Казан шәһәренең башка дәүләт органнары һәм югары уку йортлары вәкилләре дә катнашты.
Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашучыларны һөнәри бәйрәм һәм Россия юристлары Ассоциациясе төзелү белән җылы котлады. Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү узды һәм Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге әгъзаларына мактаулы исемнәр бирелде.
“Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.Х.Вафин бүләкләнде. “Татарстан Республикасының атказанган юристы” мактаулы исемгә казан шәһәре Идел буе районы суды судьсы Т.Н.Рахиев һәм Татарстан Республикасы Питрәч нотариаль округы нотариусы Р.М.Мусина лаек булдылар.
Билгеле булганча, РФ Юстиция министрлыгы юридик һәм физик затларны норматив хокукый актларны һәм башка документларны коррупциячеллеккә тикшерергә вәкаләтле булган бәйсез экспертлар буларак аккредитацияләүне гамәлгә ашыра торган дәүләт органы булып тора, аерым алганда Россия юристлары Ассоциациясенең 20 региональ бүлеге аккредитацияләү турында таныклык алдылар.
Бәйрәмдә Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегенә норматив хокукый актларны һәм башка документларны коррупциячеллеккә тикшерергә вәкаләтле булган бәйсез эксперт буларак аккредитацияләү турында таныклык тапшырылды.
РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгының вазыйфаларын үтәүче И.М.Безуевский аккредитацияләү турында Таныклыкны тантаналы рәвештә Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге рәисе М.М.Кормановка тапшырды.
Бәйрәмдә Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының 5 курс студенты Александров Станислав Витальевичка Россия юристлары Ассоциациясе яшьләр конкурсында “Россия юристлары Ассоциациясе яшьләр хәрәкәте үсеше» номинациясндә 1 нче урын яулаган өчен Россия юристлары Ассоциациясе Дипломы тапшырылды.
Бәйрәм чарасы барышында дәүләт хакимияте органнары, федераль территориаль органнар вәкилләре, хокук саклау органнары һәм югары уку йортлары җитәкчеләре үзләренең коллегаларын бәйрәм белән котладылар. Алар Закон тантанасы өчен фидакарь хезмәт итүләрен зурладылар, аларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Бәйрәм тантанасы юристлар тарафыннан әзерләнгән һәм башкарылган концерт программасы белән бизәлеп барды.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International