“Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү” программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

2016 елның 5 сентябреннән 9 сентябренә кадәр КФУ Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү” программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Программа ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин сәламләү сүзләрен җиткерде.

“Юридика техникасының норматив хокукый актларны эшләгән чакта кулланыла торган төп алымнары” темасына лекцияне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева укыды.

Муниципаль норматив хокукый актларны эшләүгә булган таләпләр турында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров чыгыш ясады.

Программаның ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.

Уку тәмамлангач барлык тыңлаучылар да проектларын уңышлы якладылар һәм тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International