Казанда Идел буе федераль округы Җәмәгать палатасы вәкилләре җыелды

2010 елның 15 декабре, чәршәмбе
Бүген Казанда региональ җәмәгать палаталары һәм Идел буе федераль округның коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен семинар-практикумы ачылды. Семинарны оештыручылар булып РФ җәмәгать палатасы һәм ТР җәмәгать палатасы чыктылар.
Семинар эшчәнлегендә 10 Россия регионының - Киров, Самара, Түбән Новгоро, Ульяновск, Пенза, Оренбург өлкәләре, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия республикалары палаталары вәкилләре катнашты.
Семинарны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов ачты. Сәламләү сүзе белән семинар катнашучыларына ТР Җәмәгать палатасы рәисе И.К.Хайруллин һәм РФ Җәмәгать палатасының граждан җәмәгатьчелеге үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе И.Е.Дискин да мөрәҗәгать иттеләр.
Семинар ачылу тантанасында илебезнең алга таба үсешенең нигезе буларак Россия граждан җәмәгатьчелеген камилләштерү өчен әлеге очрашуларның ихтыяҗлылыгы турында күп сөйләнелде. Шуңа бәйле рәвештә үзәк темаларның берсе булып РФ Президенты Дмитрий Медведевның Федераль Җыенга юнәлдерелгән юлламасы булды.
Семинар ике көн дәверендә үткәреләчәк. Эшчәнлекнең икенче көнен семинарда катнашучылар халык алдында чыгыш ясау сәләтен өйрәнүгә һәм алдынгылар сыйфатларын региональ җәмәгать палатасы һәм НКО җитәкчеләрнең эшчәнлеге үзенчәлеген исәпкә алып үстерүгә багышлаячаклар, шулай ук региональ җәмәгать палаталары һәм Идел буе федераль округның коммерциячел булмаган оешмалар арасында тәҗрибәләр белән алмашыну өчен түгәрәк өстәл уздыру каралган.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International