2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән. Асылда аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәр үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Аттестацияләү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 8 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче өстәмә һөнәри белемне уңышлы төстә алган очракта дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров , Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.