Татарстанның эшлекле ханымнарының IV форумы

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина “Татарстанның эшлекле ханымнары” Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Иннополиста оештырылган Татарстанның эшлекле ханымнарының IV форумында катнашты.

2016 елгы форумның темасы: “Җәмгыятьнең уңышлы үсеше буларак хатын-кызның күпкырлылыгы”. Форумның төп максаты -  үсеш, тотрыклылык һәм ныклык символы буларак  хатын-кызның тиңдәшсез мөмкинлекләрен генә күрсәтеп калу түгел, ә җәмгыятькә, бигрәк тә хатын-кызларның үзләренә төрле социаль институтлар эшләвендә аларның роленең зур булуын искәртү.

Җыелганнар алдында сәламләү чыгышы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Р.Т.Борһанов чыгыш ясады.

Форум идарә итү эшчәнлеге, финанс өлкәсе, социаль инициативалар, бизнес һәм гаилә дип аталган секцияләргә бүлеп уздырылды.

Форумда шулай ук күргәзмә һәм бу тормышта четерекле хәлдә калган балалар өчен хәйрия акциясе дә узды.

Форум ахырында “Иннополис” АИЗ буенча экскурсия оештырылды, биредә резидентлар шәһәр предприятиеләре куәтен һәм заманча технологияләрнең үсеш мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International