Әлки муниципаль районына сәфәр чыгып кабул итү

2010 елның 17 декабре, җомга
Узган көнне Әлки муниципаль районында гражданнарны сәфәр чыгып кабул итү узды, гражданнарны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.Х.Вафин кабул итте.
Әлки районында яшәүчеләр министр урынбасарына төрледән-төрле сораулар яудырдылар: бюджет учреждениеләрендә хезмәт түчеләрне финанслау буенча, социаль ипотека буенча, муниципаль дәүләт хезмәте һәм торак алуга исәпкә куелу буенча.
И.Ш.Гөбәйдуллин әфәнде министр урынбасарына эштән азат ителү өлкәсендә хезмәт законнары буенча консультация алу максаты белән мөрәҗәгать итте.
Барлык мөрәҗәгать иткән гражданнар үзләренең сорауларына җаваплар, аңлатмалар һәм хокукый консультацияләр алдылар.
Министр урынбасары М.Х.Вафин белән бергә гражданнарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперт З.Ш.Гатауллин кабул итте.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International