Барлык суд архивларын электрон халәткә китерәчәкләр

2010 елның 20 декабре, дүшәмбе
Д.Медведев Россия Федерациясендә гаделхөкемнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатында берничә йөкләмә бирде.
Шул нигездә барлык суд архивлары электрон халәткә кертелгән булырга тиеш.
Гомуми юрисдикциядәге һәм җәмәгать судьяларының бердәм мәгълүмати өлкәсен формалау буенча тәкъдимнәр кертү зарур.
Моннан тыш, җәмәгать судьяларының суд участокларын мәгълүматлаштыру өлкәсендә РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты компетенциясен ныгыту буенча тиешле каралар кабул итәргә; мәгълүматны эшкәртү һәм саклау һәм ГАС «Гаделхөкем» техник ярдәм күрсәтү мәгълүмати-аналитик үзәген булдыру.
Шулай ук җәмәгать судьяларының рәсми сайтларын булдыру тәртибен, Интернет челтәренең тиешле сайтларында суд эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыру һәм аны алмаштырып торуны билгеләү.
Региональ хакимиятләр исә җәмәгать судьяларын суд утырышлары өчен кирәк булган заллар белән тәэмин итәргә тиеш.
Президент Россия Федерациясе арбитраж судларында электрон суд эшчәнлегенең «пилот проектын» этаплы рәвештә гамәлгә кертү буенча эшчәнлекнең планын эшләп чыгарырга һәм тәкъдим итәргә кушты.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International