Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре белән берлектә Казан (Идел буе) федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Социаль һәм гуманитар фәннәр институты студентлары белән очрашып, “Заманча җәмгыятьтә юрист профессиясенең әһәмияте” темасына сөйләштеләр.
Р.И.Заһидуллин студентларга бик зур һәм гел үзгәреп тора торган норматив -хокукый базаны белергә тиешле юрист профессиясенең үзенчәлекләре һәм өстенлекле яклары турында сөйләде.
Моннан тыш, министрның беренче урынбасары сүзләренчә, юрист әле оста психолог та булырга тиеш.
Очрашу ахырында Р.И.Заһидуллин әлеге профессиянең хакимият органнарының барлык тармакларында да эшләү, шулай ук шәхси практика белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә торган универсальлек кебек уңай яклары да күплеген билгеләп узды.
Очрашу рәхәт һәм ачык атмосферада узды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.