Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион комитетының Экспертлар җыены утырышында

2010 елның 21 декабре, сишәмбе
2010 елның 20 декабрендә Экспертлар җыены утырышы узды, анда хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион комитетының Экспертлар җыены әгъзалары түбәндәге закон проектлары турында фикер алыштылар:
“Татарстан Республикасы административ хокук бозулар Кодексының 3.6 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы);
“Татарстан Республикасы Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре җәмәгать судьяларының суд участоклары” Татарстан Республикасы законы проекты һәм “Татарстан Республикасы Менделеевск районы җәмәгать судьяларының суд участоклары” Татарстан Республикасы законы проекты. Әлеге ике закон проекты
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Экспертлар җыены карары белән күрсәтелгән закон проектлары хуплады һәм киләсе Ведомствоара координацион комитет утырышында каралачак.
Экспертлар җыены әгъзалары “Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкта катнашуы турында” Татарстан Республикасы законы проектын кабат тикшерделәр, әлеге закон проектының эшләүчесе - Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык үсеше буенча Комитеты.
Экспертлар җыены карары белән закон проекты эшләп бетерүгә юнәлдерелде. Экспертлар җыены әгъзалары “Дәүләт вәкилләренең идарә һәм хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләрен контрольдә тоту органнарында катнашу тәртибе турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын карадылар (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы);
“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Татарстан Республикасы Арча районы һәм Арча шәһәре җәмәгать судьяларының суд участоклары” Татарстан Республикасы законы проекты һәм “Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре  Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары” Татарстан Республикасы законы проекты эшләп бетерүгә юнәлдерелделәр.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International