Белем күтәрү курслары ачылды

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 19 сентябрендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы  А.В.Воробьёв һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылышында катнаштылар.

Курслар “Россия дәүләт хокук университеты” федераль дәүләт бюджет югары мәгариф белем бирү учреждениесенең Казан филиалында ачылды.

Курсларны фәнни дәрәҗәләргә ия булган укытучылар, шулай ук зур стажга ия булган һәм хәзерге вакытта эшчәнлек алып баручы судьялар алып барачак.

Белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаучыларга кыска вакытлы курсларны тәмамлаулары турындагы таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International