Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында игълан

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:

Вазыйфаның исеме

Структур бүлекчәнең исеме

Квалификацион таләпләр

“Белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары

 

 

 

1.

Суд утырышы секретаре

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты

“юриспруденция” белгечлеге буенча югары белем

2.

Суд утырышы секретаре

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты

 

3.

Суд утырышы секретаре

Татарстан Республикасы Тукай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты

 

“Тәэмин итүче белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары

 

 

 

1.

2 нче разрядлы өлкән белгеч -канцелярия мөдире

Татарстан Республикасы Азнакай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары

Эшчәнлек юнәлешенә туры килгән урта һөнәри белем

2.

2 нче разрядлы өлкән белгеч -канцелярия мөдире

Татарстан Республикасы Балык бистәсе суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты

 

 

Документлар конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан 2016 елның 20 сентябреннән 10 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт, каб.210, тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.

Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәтен үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс комиссиясе утырышы 2016 елның 26 октябрендә (якынча) булачак.

Төгәлрәк мәгълүмат 293-11-65 телефон номеры буенча.

Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International