ТР Хезмәт министрлыгы административ хокук бозулар турында эшләрне карарга хокуклы

2010 елның 22 декабре, чәршәмбе
2010 елның 6 декабрендәге 1003 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәсьәләләре” 15.08.2007 елдагы 388 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.
Карар нигезендә министрлыкка өстәмә рәвештә Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексында каралган халыкның эш белән тәэмин ителеше һәм инвалидларның социаль яклану очраклары һәм тәртибе турындагы законнарны бозган өчен административ хокук бозулар турында эшләрне карау хокукы бирелә. Халыкның эш белән тәэмин ителеше һәм инвалидларның социаль яклануы турындагы законнарны бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларны министр билгели.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International