Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән. Асылда аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәр үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Аттестацияләү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 11 аттестацияләнүче  дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә дип, 3 аттестацияләнүче өстәмә һөнәри белемне уңышлы рәвештә алган очракта дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килә дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе,  Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International