Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертлар катнашындагы семинар

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертлар катнашындагы белем бирү семинарында катнашты. Семинар Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә узды.

Семинар барышында бәйсез экспертлар эшчәнлеген активлаштыру һәм стимуллаштыру, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның республика конкурсын уздыру мәсьәләләре яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International