Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судьялар Советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы судларындагы социологик сорау алу мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды тәкъдиме буенча социологик сорау алу барлык Татарстан Республикасы суд участокларында уздырылды һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәсьәләләргә кагылды.
социологик сорау алуда катнашучы респондентлар (гражданнар) җавап биргән сораулар юнәлеше төрле иде: оештырудан алып коррупциягә кагылышлы мәсьәләләргә кадәр. Аерым алганда мондыйлары: судка ни дәрәҗәдә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә; суд утырышын башка вакытка күчермәү һәм эшне карау срокларын кыскарту юнәлешендә ниләр эшләргә кирәк; аерым судта судьяның йөкләнелеше; суд системасының мәгълүмати ачыклыгына китерә торган чаралар, шулай ук гражданнарның суд органнарында коррупция мәсьәләсе хакында фикере һәм башкалар.
Судьялар Советы боеруы буенча социологик сорау алу нәтиҗәләре турында белешмә тиздән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында урнаштырылачак.