ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы-2016”да катнаштылар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 25 сентябрендә Казанның Меңьеллык мәйданында “Милләтләр кроссы-2016” Бөтенроссия йөгерү көненең төп стартлары узды. Әлеге масштаблы спорт чарасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә ел саен катнашалар.
VIP-йөгерештә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, министр урынбасарлары М.М.Ибәтов һәм Н.В.Рагозина да үзләренең спорт әзерлекләрен күрсәттеләр.
1 чакрымлы массакүләм йөгерештә 20 меңнән артык казанлы катнашты. Бу көнне республиканың башка шәһәрләрендә дә шундый ук йөгерешләр узды. Ярышлар Россиянең 79 шәһәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International