“Россия дәүләт хокук университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2016 елның 23 һәм 27 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары турында” һәм “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында”гы законнары таләпләре нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары өч елга бер тапкырдан да ким булмаган санда уздырыла.
Курсларда җәмәгать судьялары аппаратларының 16 җәмәгать судьясы һәм 43 хезмәткәр белемнәрен күтәрделәр.
Курсларны уңышлы узучыларга кыска вакытлы белем күтәрү курсларын узулары турындагы таныклыклар тапшырылды.
.jpg)