Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 2016 елның 27 сентябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан газүткәргеч сузу, алиментлар түләттерү, кредит бирү, торак һәм җир законнары буенча кергән мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сорауларга да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.