Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 28 сентябрендә Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче һәм 10 нчы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләр барышында янгын чыга калган очракта кешеләрне эвакуацияләү эшләре һәм хезмәткәрләрнең үз-үзләрен ничек тотарга тиешлекләре күзалланып, тиешле гамәлләр кылынды. 

Өйрәнүләр җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе,Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белән берлектә уздырылды.

Өйрәнүләрдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары А.В.Михайлов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв катнаштылар.

Өйрәнүләргә нәтиҗә ясап, җәмәгать судьялары биналарында гражданнар булуы һәм бәла килә калганда барлык хезмәтләрнең дә бергәләп эшләве аларның тормышларын саклап калуга мөмкинлек биргәнлектән,  мондый төрдәге өйрәнүләрнең әһәмияте бик зур булуы ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International