Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте арасында 2016-2017 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә каралган чараларны гамәлгә ашыру максатыннан 2016 елның 26 нчы һәм 27 нче сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясенең Санкт-Петербургның җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенә визиты оештырылды.
Делегация составына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин кергән иде.
Визит барышында законлылык, хокук тәртибе һәм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары О.В.Лахин, Санкт-Петербургның җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Н.В.Прохорков, Идарә башлыгы урынбасары Д.В.Хозяинов һәм суд участоклары иминлеге һәм аларның техник файдаланылышларын оештыру бүлеге башлыгы Н.Н.Мамонтова белән очрашулар узды, яклар анда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-хокукый һәм мәгълүмати өлкәләрдә тәэмин итү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Визит ахырында делегация әгъзалары җәмәгать судьялары участоклары биналарын, шул исәптән төзекләндерү эшләре төгәлләнгән биналарны да карадылар һәм анда эшләү өчен тудырылган шартлар белән таныштылар.