ТР юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булып узды.

Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында каралды:

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинглау комитеты тарафыннан  “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерен өйрәнү” темасына 2016 ел өчен уздырылган социологик тикшеренүе нәтиҗәләре;

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП) тарафыннан әзерләнгән “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү” фәнни-тикшеренү хезмәте;

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының Чувашия Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән берлектә әзерләгән “Чувашия Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында” материаллар җыентыгы,

шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы программасы чараларының 2016 елның 1 яртыеллыгында үтәлеше турындагы хисабы.

Комиссия утырышында министрның беренче урынбасары, Комиссия рәисе урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше буенча җаваплы зат, Комиссия секретаре А.А.Мухачев чыгыш ясадылар.

Комиссия утырышы беркетмәсе белән “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе” бүлекчәсендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International