Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районнарга чыгуы

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 27-28 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары тиешле юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Мөслим муниципаль районнарына чыктылар.

Районнарга чыгар алдыннан оештыру мәсьәләләрен хәл итү максатыннан министрлыктаТатарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзаларының киңәшмәсе узды. М.М.Ибәтов анда алга бурычлар куйды һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча башкарылган эшләрне тикшерү барышында аеруча игътибар бирергә кирәкле мәсьәләләрне атады.

Районнарга чыгу барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план нигезендә,  субъектларның хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлекләрен аның төрле юнәлешләрендә оештырылышын, шул исәптән “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлешен өйрәнделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Мөслим муниципаль районында ТР юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.Г.Авзалов катнашында, ә Минзәлә муниципаль районында исә ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча участок вәкаләтле полициясе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Л.В.Шестопалов җитәкчелегендә Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Т.Шагалиев катнашында, хокук бозуларны профилактикалау буенча барлык субъектлар вәкилләрен, районның авыл җирлекләре һәм прокуратура органнары башлыкларын чакырып киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эше нәтиҗәләре турында фикер алышында, җитешсезлекләр һәм ялгышлар ачыкланды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International