Тормышларында “алтын көзгә” аяк баскан өлкән яшьтәге кешеләр бәйрәменең көзнең бар дөньяны төрле матур төсләргә манып, табигатьтә дә чын мәгънәсендә “алтын көз” ясаган чорына - 1 нче октябрьгә туры килүе бик үзенчәлекле.
Сезне чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйбыз! Сез авырлыкларга да, сөенеч-шатлыкларга да, табышлар һәм югалтуларга да бай булган зур тормыш юлын узган кешеләр. Традицияләрне кадерләп саклаучылар, яшь буынга ватанпәрвәрлек, эшкә бирелгәнлек һәм оптимистлык үрнәкләре күрсәтүчеләр дә ул - Сез! Безнең белән юмарт бүлешә торган акыл һәм бәһасез тормыш тәҗрибәсе исә - төп мирас.
Сезгә нык сәламәтлек, актив озын гомер, рух бөтенлеге, мәңге сүнми торган тормышны ярату хисе, янәшәдәгеләрнең игътибарын тоеп, иминлектә яшәвегезне телибез!