2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узган утырышта катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.М.Рамазанов, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.
Утырышта район (шәһәр) судлары эшчәнлекләрен 2016 елның 1 яртыеллыгында оештыру ягыннан тәэмин итү һәм штаттагы судьяларның һәм суд аппаратлары хезмәткәрләренең санын оптимальләштерү мәсьәләләре каралды.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.М.Рамазанов, Татарстан Республикасы Судьялар советының судьяларның статуслары, суд аппаратлары хезмәткәрләренең хокукый халәтләре һәм кадрлар эшен оештыру комиссиясе рәисе А.Н.Ковальчук чыгыш ясадылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тарафыннан тиешле карар кабул ителде.