2016 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү кысаларында Инспекциядә норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру, Инспекция хезмәткәрләрендә коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, коррупциягә каршы комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.
Тикшерү уздыру барышында Министрлык хезмәткәрләре Инспекциядә коррупциягә каршы эшчәнлекнең уңай практикасы белән таныштылар, әлеге өлкәдә коррупциягә каршы эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Инспекциянең коррупциягә каршы эшчәнлек өчен җаваплы заты Г.Р.Низаметдинова белән фикер алыштылар.