“Урман утырту көне” акциясе

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2016 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” дип аталган киң масштаблы табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган акциядә катнаштылар һәм “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Биектау участогы урманчылыгы урман фондында истәлекле полоса утыттылар.

Катнашучылар, ылыслы яшь агачлар утыртып,  урман байлыгын арттыруга үз өлешләрен керттеләр.

Акция урманнарны торгызу һәм кешеләрдә экологик тәрбия һәм урманда үз-үзләрен тоту культурасын булдыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International