ТР Юстиция министрлыгы командасы мини-футбол ярышында катнашты

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2016 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт  хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары кысаларында “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” спорт комплексында мини-футбол буенча ярышларның төркем этабында катнаштылар.

Ярышларның “Ак Барс” көрәш сараенда, “КАИ-Олимп”та, “Олимпиец” спорт комплексларында узган төркем стадиясендә 31 команда катнашты.

Уйналган матчлар нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы ярышларның 1/8 финалына чыкты, шулай итеп иң көчле 16 команда исәбенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International