Экспертларның республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлау турында белдерү

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча республикада ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсында катнашуга 2016 елның 1 октябреннән гаризалар кабул ителә башлавы турында белдерә.

Конкурста катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 санлы карары белән билгеләнгән формада кабул ителә. Гариза формасы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәренең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_675586.doc адресы буенча урнашкан.

Гаризага теркәлә:

бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләнү турындагы таныклык;

юридик затларның бердәй дәүләт реестрыннан өземтә (юридик затлар өчен);

бәяләмәләр күчермәләре;

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, дәүләт органнары, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәләре органнары  һәм аларның урындагы затларының бәяләмәләрне карау буенча биргән аңлатмалы җавапларының күчермәләре (алар булган очракта).

Документлар 2016 елның 1 октябреннән 30 октябьгә чаклы Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 йорт, 4 кат, 404 бүлмә адресы буенча кабул ителәләр.

Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә, җомга 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр.

Телефоннар: 223-01-60, 293-00-67.

Конкурс 2016 елның 1 ноябреннән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференц-залында үткәрелә. Комиссиянең йомгаклау утырышының кайчан булачагы турындагы карары ул уздырылырга 5 көннән дә кимрәк вакыт калганчы сайтта өстәмә рәвештә урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International