“Казан ярыммарафоны 2016”да катнашу

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм әлеге бүлек хезмәткәре  Т.С.Свиридова , 3 чакрым араны йөгереп, “Казан ярыммарафоны 2016”да катнаштылар.

Йөгереш Кремль яр буена Россиянең 46 төбәгеннән 1,5 мең кешене җыйды.

Казан ярыммарафоны 2016 елда “Tatar run” сериясен йомгаклау йөгереше булды. Теләүчеләр үзләре сайлап алган 3 км, 10 км һәм 21,1 км дистанцияләрне йөгереп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International