Субъекттагы югары вазыйфаи зат вазыйфасының атамасы турында

2011 елның 11 гыйнвары, сишәмбе
Россия Президенты “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең законнар чыгару (вәкаләтле) һәм башкарма органнарын төзүнең уртак принциплары хакында” Федераль законның 18 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.
Күрсәтелгән закон нигезендә “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең законнар чыгару (вәкаләтле) һәм башкарма органнарын төзүнең уртак принциплары хакында” Федераль законның 18 статьясына 6 пункт өстәлә. Әлеге пункт белән Россия Федерациясе субъекты вазыйфаи зат вазыйфасы атамасы (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакмиятенең югары башкарма органы җитәкчесе атамасы) Россия Федерациясе субъекты конституция (уставы) нигезендә, әлеге Россия Федерациясе субъектының тариха, милли һәм башка гореф-гадәтләрен исәпкә алып, билгеләнгән. Бу вазыйфаның атамасы дәүләт башлыгы - Россия Федерациясе Президенты вазыйфасын тәшкил иткән сүз һәм сүзтезмәләрдән гыйбарәт булырга тиеш түгел.
Федераль законда шулай ук 2015 елның 1 гыйнварына кадәр Россия Федераль законга тәңгәлләштерелергә тиеш.Федерациясе субъектлары конституцияләре (уставлары) әлеге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International