Балаларны сәламәтлекләренә һәм камилләшүләренә тискәре йогынты ясый торган мәгълүматтан саклау турында

2011 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе
Россия Президенты Д.А.Медведев 2010 елның 29 декабрендә “Балаларны сәламәтлекләренә һәм камилләшүләренә тискәре йогынты ясый торган мәгълүматтан саклау турында” Федераль законга кул куйды, әлеге документ Дәүләт Думасы тарафыннан узган елның 21 декабрендә кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 2010 елның 24 декабрендә хупланган иде.
Закон текстында: “Федераль закон балаларны сәламәтлекләренә һәм (яисә) камилләшүләренә тискәре йогынты ясый торган мәгълүматтан, шул исәптән мәгълүмати продукциядәге мәгълүматтан саклау белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала. Әлеге Федераль закон түбәндәге өлкәләрдәге мөнәсәбәтләргә кагылмый:
1) фәнни, фәнни-техник, статистик мәгълүматны эченә алган мәгълүмати продукция әйләнешенә;
2) үтемлелеген тыюны булдырмаулыгы “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында” 2006 елның 27 июлендәге 149-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар тарафыннан билгеләнгән мәгълүматны таратуга;
3) халык өчен әһәмиятле тарихи, әдәби яисә башка мәдәни кыйммәтлелек булып торган мәгълүмати продукция әйләнешенә;
4) рекламага“.
Закон балаларны аларның психикаларына зыян китрә торган, һәлакәткә китерә торган мәгълүмати йогынтыдан, шулай ук балада тотырыклы тискәре якларны үстерергә сәләтле мәгълүматтан саклауга юнәлдерелгән. Ул балаларны куркыта торган, аларның котларын очыра торган, паникага китерә торган, шулай ук көчләүне, хокукка каршы үз-үзеңне тотуны хуплаучы мәгълүматка тыю сала.
Аерым алганда, балалар арасында үз сәламәтлегеңә зыян китерүгә, үз-үзеңә кул салуга китерә торган, тискәре якларны (алкоголизмны, наркоманияне, проституция, дәрвишлек иясә сорану белән шөгыльләнүне) үстерүгә сәләтле мәгълүматны тарату тыела. Балалар арасында таратыла торган мәгълүмат көчләүне һәм нәфрәтлелекне, хокукка каршы үз-үзеңне тотуны хупламаска тиеш, гаилә кыйммәтлелекләренә каршы булырга тиеш түгел, цензурага каршы сүзләр һәм шәрә тәннәр төшерелгән мәгълүматны үз эченә алырга тиеш түгел. Күрсәтелгән мәгълүмат телевидение һәм радиодан 4.00 тән 23.00 сәгатькә кадәр күрсәтелергә тиеш түгел (түләүле каналлардан тыш).
Көчләү, җинаять, үлем, авыруны, үз-үзенә кул салуны, бәхетсезлек, юл һәлакәтләрен, катастрофалар, аларның нәтиҗәләрен, шулай ук җенси мөнәсәбтләрне сурәтләү (тасвирлаулар) яшь буенча тыю каралган.
Бөтен мәгълүмати продукция 5 төркемгә бүленә. Шулай итеп, 6 яшькә кадәрге балаларга көчләүне чын булмаган рәвештә сурәтләү яисә тасвирлау (сексуаль көчләүдән тыш) һәм яхшылыкның яманлыкны җиңүе белән тәмамлану шартында күрсәтелергә мөмкин, нәтиҗәдә корбанга теләктәшлек белдерү һәм көчләүне кисәтү булырга тиеш.
Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы җенси мөнәсәбәтләр (эпизодик рәвештә чын булмаган формада) 12 яшьтән олырак булган балаларга каралган. Әлеге мәгълүмат җенси мөнәсәбәтләргә кызыксыну яисә ачу уятырга тиеш түгел. Аерым орышу сүзләре (цензурасызларныннан тыш) 12 яшьтән олырак булган балаларга караган мәгълүматта булырга мөмкин. Балаларга күрсәтергә яраган мәгълүмат телевидение һәм радиодан 21.00 дән 7.00 сәгатькә кадәр күрсәтелергә тиеш (түләүле каналлардан тыш).
Чыгаручылар һәм таратучылар мәгълүмати продукцияне үзләре классификациялиләр. Аны экспертизалау тәртибе регламентлаштырылган. Мәгълүмати продукция билгесе (текст рәвешендәге кисәтү) телепрограмманы, телетапшыруны, фильмны тапшыру алдыннан, шулай ук кадрның почмагында (кинозалда күрсәтелә торган фильмнардан тыш) урнаштырыла. Ул шулай ук афишаларда, керү билетларында, тапшырулар программасында бастырыла.
Федераль закон 2012 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Федераль закон тексты "Российская газета"ның 31.12.2010 елдагы 297 номерында дөнья күрде.
 
 «Гарант» компаниясе материалларыннан ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International