Биналар һәм корылмалар түбәләрендә зур күләмдә кар һәм боз җыелу белән бәйле куркынычлыктан халыкны саклау чаралары турында

2011 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе
Соңгы арада Татарстан Республикасында яуган карның зур күләме белән бәйле рәвештә узган атнада Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аларны булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең видеоконференция тәртибендә чираттагы утырышы узды. Әлеге утырышта биналар һәм корылмалар түбәләрендә зур күләмдә кар һәм боз җыелу белән бәйле куркынычлыктан халыкны саклау чаралары турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Видеоконференция элемтәсе тәртибендә комиссия эшчәнлегендә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаштылар.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министры беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады. Аның чыгышында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавапка тарту буенча административ комиссияләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.
Аерым алганда, С.Н.Столяров ассызыклавынча: “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның уртак принциплары турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Закон нигезендә авыл җирлекләре һәм шәһәр округларын төзекләндерүне оештыру җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләре төркеменә керә, яисә җирле үзидарә органнары әһәмиятендәге мәсьәлә булып тора. Кыш көнендә авыл җирлекләре һәм шәһәр округларын төзекләндерүнең төп элементы булып карны җыештыру, юлларны һәм сукмакларны боздан арындыру тора.
Шуңа бәйле рәвештә барлык юридик һәм физик затлар өчен дә уртак һәм мәҗбүри булган таләпләрне билгеләүче авыл җирлекләрендә һәм шәһәр округларында тиешле территорияләрне төзекләндерү Кагыйдәләре эшләп килә. Әлеге Кагыйдәләрдә үзләре артыннан беркетелгән территорияләрне чисталыкта тоту өчен җаваплы физик һәм юридик затлар билгеләнгән, территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге эшчәнлекнең координаторлары күрсәтелгән, кыш көнендә территорияләрне җыештыру чаралары санап күрсәтелгән, шулай ук кыш көне җыштыру периодлары билгеләнгән. Югарыда күрсәтелгән төзекләндерү Кагыйдәләрен бозган өченадминистратив хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексы белән административ җаваплылык каралган (ТР АХК 3.6.ст.)
Комиссия квартал эчендә уртача 300-400 утырыш уздыра. Административ хокук бозулар турында эшләрнең зур өлеше (барлык каралган эшләр санының 80%) нәкъ төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга бәйле, аерым алганда, 2009-2010 елларның 4 кварталында әлеге статья буенча 7000 эш каралган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International