8 һәм 9 октябь көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышларын уздыру календаре нигезендә “КАИ-Олимп” спорт комплексында мин-футбол буенча ярышларның финал өлеше узды.
Ярышта Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгыннан булган көндәшләрен җиңеп, безнең команда ярышларның 1/4 финалы стадиясенә чыкты, гомумкоманда зачетында 5-8 урыннарны алды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Министрлык исәбенә 35 балл өстәлде, бу аларга гомуми зачетта Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашучы 33 команда арасыннан 9 нчы урынга күтәрелергә мөмкинлек бирде.