РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 2010 елдагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре хакында фикер алышынды

2011 елның 18 гыйнвары, сишәмбе
Бүген РФ Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең оператив утырышы узды, анда Идарәнең 2010 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.
Идарә башлыгы вазыйфаларын үтәүче А.Р.Идрисова тәкъдим иткән төп чыгыш хакында фикер алышу эшендә Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Э.А.Зарипова, ТР Адвокат палатасы вице-президенты А.Ю.Сафронова, ТР прокурор урынбасары Г.С.Галимов һәм Татарстан Республикасы Юстиция министры беренче урынбасары С.Н.Столяров катнаштылар.
С.Н.Столяров  үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм РФ Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең берничә юнәлештәге үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсен яктыртты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хокукый мәгълүмати даирәсен берләштерү максатында, ТР Президентының “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” Указы нигезендә, ТР Минюсты Юстиция идарәсенә законнарны, аларның дөнья күрү тәртибендә юнәлдереп тора, шулай ук ТР Дәүләт Советының, ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының кеше һәм гражданның хокукына, ирегенә һәм вазыйфаларына кагыла торган, ведомствоара төрендәге яисә хокукый статуска ия булган норматив хокукый актларын да. РФ Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Идарәсе үз чиратында юридик экспертиза уздырганнан соң кергән норматив хокукый актларны РФ субъектлары норматив хокукый актларының Федераль регистрына кертү өчен юнәлдерә.
ТР Минюстының Идарә белән бергә башкарыла торган башка юнәлешләрдәге эшчәнлеге – ул Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын төзү һәм алып бару. Законнар нигезендә ТР Юстиция министрлыгы регистрны алып баручы вәкаләтле орган итеп билгеләнде.
Чыгышта билгеләнелгәнчә, ТР Минюсты һәм РФ Минюсты Идарәсе үзара хезмәттәшлегенең тагын бер юнәлеше ассызыкланды: 2010 елда норматив хокукый актларны һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең нәтиҗәләре буенча мәгълүмат белән үзара алмашыну турында Килешү имзаланды. Болай эшләү экспертиза уздыру һәм республика норматив хокукый актларында коррупциячел факторларны булдырмау буенча эшчәнлекне камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Республика Юстиция министрлыгы фикеренчә, әлеге хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре дә файдалы санала, аеруча киләчәктә норматив хокукый актларны хокукый аңлашылмаучанлыкларга дучар булмаска булышлык итә торганнары.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International