2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү кысаларында районның коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясенең, муниципаль хезмәткәрләрнең эштә үз-үзләрен тотуга таләпләр һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эше мәсьәләләре, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре каралды, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый базаның хәле, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.
Тикшерү уздыру кысаларында Министрлык хезмәткәрләре районда аерым юнәлешләрдә коррупцияне профилактикалау өлкәсендә эшне яхшырту буенча киңәшләр бирделәр.
Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору эше буенча ярдәмчесе А.А.Нәҗмиева, шулай ук район советы аппараты җитәкчесе А.Р.Халитова белән фикер алыштылар.