2016 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс оештыру һәм үткәрү комиссиясе утырышы узды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча финал этабына узган катнашучыларның исемлеге расланды:
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә: М.И.Абызова, Н.С.Гыйльметдинова, Л.К.Шаһивәлиева;
“Җәмәгать судьясы аппараты суд утырышларының иң яхшы секретаре” номинациясендә: Л.С.Иванова, Ю.В.Кириллова, Л.Р.Гусакова;
“Җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгеч” номинациясендә: Г.Ф.Хәйретдинова, Р.А.Шаповалова, Р.М.Хаҗиева;
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече номинациясендә: А.И.Мөхәммәтҗанова, Н.Н.Кудашова, Р.А.Мәхмүтова.