Закон проекты нигезендә эшләр судьялар арасында бүленәчәк, суд составы исә “Россия Федерациясендә судьялары статусы турында” РФ Законы тарафыннан каралган гадәттәге тәртиптә төзелә ала, шулай ук автоматлаштырылган ысул белән мәгълүмати системалар ярдәмендә (аерым алганда ГАС “Гаделхөкем”). Суд составын төзү өчен мәгълүмати системадан файдалану тәртибе РФ Югары Суды һәм Суд Департаменты тарафыннан билгеләнәчәк.