Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2010 елда эшчәнлегенә нәтиҗәләр турында

2011 елның 22 гыйнвары, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Министрлыкның узган 2010 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алышынды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашты. Утырыш видеоконференция рәвешендә узды, республиканың барлык муниципаль районнары да элемтәдә иде. Элемтәгә башкарма комитетлар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр юристлары, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре.
Ведомство эшчәнлегенә нәтиҗәләр турында Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. 2010 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән җәмәгать судьялары, закон проектлары белән эшләү, административ комиссия һәм җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек турында коллегия утырышында Р.Г.Нугуманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законлык һәм хокук тәртип Комитеты рәисе, ТР Финанс министры урынбасары Л.Б.Макарова, Казан шәһәре Идел буе районы җәмәгать судьясы, РФ ТР буенча Судьялар Советы әгъзасы Р.К.Алматаев, Зеленодольск муниципаль район башлыгы урынбасары В.Ш.Рахимова чыгыш ясадылар.
Коллегиядә катнашучылар алдындагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов Министрлык җитәкчелеген һәм коллетивын ел дәвамында зур күләмдә һәм төрле юнәлешләрдә, аерым алганда муниципаль берәмлекләр чикләрен тасвирлау, закон проектлары белән эшләү, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү өлкәләрендә башкарылган эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде. Министрлык аппаратының тәкъдир ителерлек хезмәте аның җирле үзидарә органнары белән бергәлектә республика халкына юридик ярдәм күрсәтүләрендә, дип ассызыклады ул.
Р.Ф.Моратов закон проектларына экспертиза үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә дөрес якын килү зарурлыгына да игътибарын юнәлтте. Ул республика Хакимиятенә тапшырыла торган барлык закон проектларын тикшереп баручы хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация комитетының югары сыйфатлы эшчәнлеген билгеләп үтте. “Республика халкының дәүләт хакимиятеннән көткән эшчәнлек югарылыгына кадәр әлегә ерак”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары һәм ТР Юстиция министрлыгына вакыттан алда бару юнәлешендә юридик эшчәнлек башкару бурычы куйды, чөнки әлеге мәсьәләдә республикабыз юл ачучы булып бара. Үрнәк итеп Равил Фатыйхович Россиянең бердән-бер субъектында – Татарстанда комарлы уен бизнесының ябылу ситуациясен китерде. Әлеге тәҗрибә бөтен Россия өчен үрнәк булып торды һәм башка субъектларда да кулланылды.
Р.Ф.Моратов ТКХ өлкәсендә, уңайлыклар өчен түләү бәяләре, идарә итүче компанияләр тарафыннан халыктан җыела торган акчалардан сыйфатлы файдалану өлешендә хәл ителергә тишле җитди мәсьәләләргә аеруча игътибар итте.
Әлеге өлкә вәкаләтләрен Роспотребнадзор федераль орган, субъектның әлеге вәкаләтләргә ия булмаган органы башкара, җирле үзидарә органы исә бу эшкә тотына гына. Р.Ф.Моратов ТР Юстиция министрлыгына гадел ТКХ нда хәл ителмәгән җитди мәсьәләләргә кагылышлы законннар мониторингын алып барырга боерды.
Ул әлеге өлкәдәге законнар ярдәмендә җайга салынмаган мәсьәләләр яктыртылган, шулай ук ТКХ катлаулы мәсьәләләрен тиешле комиссияләрдә контроль органнары белән бергә тикшерү мониторингының  форматын эшләргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары киләсе елда башка органнар белән бергә Минюст шөгыльләнергә тиеш булган тагын бер мәсьәләгә игътибар бирде. Ул да булса балаларны яклау. Ятим балалар һәм опека астында яисә әти-әнисез калган балалар белән эшли торган комиссияләр эшчәнлеген камилләштерергә зарур. Нәтиҗә чыгарып, Р.Ф.Моратов ТР Юстиция министрлыгының һәм РФ Минюсты Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең һәм контроль органнарының киләсе елдагы эшчәнлегенә республика халкы бәя бирәчәк.
Коллегия утырышы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты һәм Министрлык хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Хакимияте Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Мактаулы грамоталары тапшыру белән тәмамланды.

 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International