“Державин укулары” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2016 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Державин укулары” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты, шулай ук “Россия дәүләтчелегенең теоретик һәм тарихи-хокукый нигезләре” түгәрәк өстәле эшендә катнашып, анда “Заманча Россия дәүләтчелегендә түләүсез юридик ярдәм институтының роле” дигән доклад белән чыгыш ясады.  

Форум уза торган төп мәйдан итеп инде икенче тапкыр Казан (Идел буе) федераль университеты сайланды. Анда җыелган 500ләп белгеч арасында Россиянең юриспруденция өлкәсендә күренекле теоретиклары һәм практиклары, хокук фәнен укытучылар, филологлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, укытучылар, студентлар һәм аспирантлар бар иде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре шулай ук конференциянең җиде секциясе эшендә катнаштылар. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов “Административ җаваплылыкны гамәлгә ашыру проблемалары” секциясендә “Судтан тыш юрисдикция органнары эшчәнлеген камилләштерү: кыенлыклар һәм аларны чишү юллары” темасына доклад белән чыгыш ясады.

                                                                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International