Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты уырышы

2016 елның 21 октябре, җомга

2016 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының  норматив характердагы карарларны кабул итү өлкәсендәге эшләре турында фикер алышынды.

Җирле үзидарә органнарының  норма чыгару эшчәнлекләре һәм муниципаль норматив актларда табылган җитешсезлекләр турында министр урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады. Шулай ук җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге сыйфатын күтәрүнең төрле юллары каралды. Доклад буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы, Кайбыч һәм Түбән Кама районнары муниципаль берәмлекләре советлары  вәкилләре катнашты.

Утырышта каралган мәсьәләләр нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International