Казанда хокук буенча мәктәп олимпиадасы үткәрелә

2011 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2011 елның 29-30 гыйнварында Казанда 9-11 сыйныф укучылары арасында хокук буенча мәктәп олимпиадасының Бөтенроссия региональ туры узачак. Мәктәп олимпиадасының Бөтенроссия региональ турында 2010/2011 уку елындагы мәктәп олимпиадасының Бөтенроссия региональ турының муниципаль этабында җиңүчеләр катнашачаклар – Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан барлыгы 200 гә якын кеше.
Региональ дәрәҗәдә үткәрелә торган олимпиада шартлары буенча һәр төркем яшенә карата үз вариантларын башкарачак.
Укучыларның гадәттәге контроль формалары, агымдагы нәтиҗә чыгару аттестацисеннән аермалы булган олимпиада биремнәренә булган таләпләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларда укучыларның предметны белү дәрәҗәсенә, ярышның иҗади характеры, катнашучыларның уртак мәдәнияте, аларның тапкырлыгына норматив таләпләр урын ала.
Жюри карары белән риза булмаган һәрбер Олимпиадада катнашучылар аппеляция бирү хокукына ия.
Олимпиада нәтиҗәләрен рәсми игълан итү дип аны таблица формасында жюри рәисе һәм жюри әгъзалары тарафыннан имзаланган рәвештә бөтен кеше танышырлык итеп Олимпиада уздырылган урында элеп кую санала.
Олимпиадада җиңүче һәр параллель буенча аерым билгеләнә һәм хокук буенча мәктәп олимпиадасының Бөтенроссия региональ турының ахыргы этабына һәр төркемнән берәр кеше юнәлдерелә.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International